Казанда «Ак кул таягы» фестиваленең сайлап алу этабы узачак

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

13 мартта Татарстан башкаласында Идел буе федераль округы балалары һәм яшүсмерләре өчен «Ак кул таягы» XV Халыкара хәйрия фестиваленең сайлап алу этабын уздыру планлаштырыла.

«Ак кул таягы» фестивален Диана Гурцкаяның «По зову сердца» сукыр һәм начар күрүче балаларга ярдәм итү хәйрия фонды оештыра.

Шулай ук чара кысаларында уңайлы мохитне һәм инклюзив практикаларны үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр форматында берничә очрашу, иҗади мастер-класслар, инвалидлар, инвалид балаларның ата-аналары, МХО катнашучыларның гаиләләре өчен очрашулар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International