МХО катнашучыларның әниләрен 8 Март белән котладылар

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре уллары махсус хәрби операциядә катнашкан хатын-кызларны котладылар. Әниләргә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, оптимизм һәм иминлек теләделәр. Шулай ук хатын-кызларга «Преодоление» клубы әгъзалары куллары белән ясалган котлау открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Минзәлә районында социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Импульс» отряды волонтерлары белән бергә өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәгеләрне һәм мобилизацияләнгәннәрнең әниләрен котладылар.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре шулай ук уллары махсус хәрби операция зонасында булган әниләрне котладылар.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучылар үз куллары белән уллары хезмәт куючы әниләр өчен котлау открыткалары ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International