Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими (РФ Хезмәт кодексының 95 ст. 1 өл.).
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булачак, 7 март – кыскартылган эш көне.