Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә язгы бәйрәмне билгеләп үттеләр

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Дәрес район мәдәният йортында узды, анда мастер-класс оештырылды. Аннары хәйрияче Никита Фокеев ярдәме белән фотосессия узды. Очрашу торт белән чәй эчү белән тәмамланды.

Шулай ук «Өмет утравы» үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучы хатын-кызларны котладылар. Аларга чәчәкләр һәм татлы бүләкләр бирелде.

Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге көндезге тору төркемендә Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган ачык дәрес узды. Мондый чаралар балаларның үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, ә гаилә бердәмлеге атмосферасын да тудыра.

8 Март уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яз гүзәле – 2024» дигән чара узды. Конкурсларда өч кеше катнашты. Җиңүче булып Лариса Отставнова танылды.

Интернат-йортта яшәүчеләрне котларга «Күңел җырлый» иҗат коллективы да килде. Барысы да «Казан әниләре» хәйрия фондыннан бүләкләр һәм ир-атлар «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә ясаган открыткалар алды.

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Луч» яшүсмерләр клубы базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шулай ук «Язгы тамчы» бәйрәм чарасы узды. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Алар шулай ук әниләре белән гаилә пирогы рецепты белән уртаклаштылар.

Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы узды. «Вознесение» мәдәният йорты һәм «Восхождение» эстрада-хореография студиясе артистлары чыгыш ясады.

Халыкара хатын-кызлар көне Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да билгеләп үтелде. Анда искиткеч концерт узды. Интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән мәктәп укучылары һәм волонтерлар котлады.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 8 мартта Яр Чаллы, Алабуга һәм Түбән Кама хәйриячеләре килде. Алар чәчәкләр һәм бүләкләр алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International