Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең тормышында спорт һәм гаилә зур роль уйный, аларга актив һәм сәламәт булып калырга ярдәм итә. Гаилә спорт чараларында катнашу күңелле вакыт үткәрү генә түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләрнең физик һәм психик халәтен саклап калу ысулы да.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе белән уңышлы шөгыльләнәләр. Бүген тәрбияче Ксения Хваткова 87 яшьлек Зоя Коронская белән дәрес үткәрде.
2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Ел символы булып «Россия йөрәге» гаилә учагы уты тора. Аны гыйнварда «Россия» күргәзмәсендә тантаналы рәвештә кабыздылар.
Гаилә елына багышланган дәресләр кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Әни күзләре» дигән игелек дәресе үткәрелде.
13 май көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә аутизм спектры бозылган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен «Үсәбез» дигән тренинг уздырдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында скандинав йөреше буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Көннәр матурлану белән, тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә яшәүчеләр зур рәхәтлек белән саф һава суларга, юллар буйлап йөрергә, язгы беренче чәчәкләргә сокланырга чыктылар.
Татарстанның күпбалалы гаиләләренең берсе – Хәлиуллиннар гаиләсе. Гаилә район халкына үзенең игелекле эшләре, актив тормыш позициясе, иҗтимагый тормышта катнашуы белән яхшы таныш. Хәлиуллиннарны чиксез мәхәббәт һәм үз гаиләсенә тугрылык берләштерә.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Без бергә» дигән истәлекле сувенир ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада социаль хезмәтләр алучылар гаиләсе катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре» дигән мини-тренинг үткәрделәр. Чара социаль хезмәтләр алучыларда гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 10 елдан артык Нуринер авылыннан Салиховлар гаиләсе өйдә хезмәтләр ала. 93 яшьлек Наил һәм Мөнәвәрә Сәлиховлар тыл хезмәтчәннәре.