Бер-береңә һәрвакыт ярдәм итү – Татарстаннан күпбалалы гаиләнең девизы

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Татарстанның күпбалалы гаиләләренең берсе – Хәлиуллиннар гаиләсе. Гаилә район халкына үзенең игелекле эшләре, актив тормыш позициясе, иҗтимагый тормышта катнашуы белән яхшы таныш. Хәлиуллиннарны чиксез мәхәббәт һәм үз гаиләсенә тугрылык берләштерә.

Ильяс белән Ләйсән үз куллары белән зур йорт төзегәннәр, бакча үстергәннәр һәм иң мөһиме – өч балага тормыш бүләк иткәннәр.

Ләйсән 2020 елдан Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли. Күпбалалы әни чәчәкләр үстерергә ярата, номерлар буенча рәсемнәр ясый, тәмле тортлар пешерә. Ильяс эретеп ябыштыручы булып эшли. Йорт хуҗалыгында барлык кирәкле эретеп ябыштыру эшләрен ул үзе башкара.

Ир белән хатын үз балаларын гармонияле тәрбияләү өчен максималь көч куялар. Олы уллары башкару осталыгы нигезләрен үзләштерә һәм музыка мәктәбендә вокал белән шөгыльләнә. Илназ балалар өчен «Созвездие–Йолдызлык» телевизион фестивалендә, «Шаян ТВ» телеканалында «Сәйлән» программасында катнашкан. Уллары Илфат бик яхшы чигә, тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнә. Биш яшьлек Ралина бию түгәрәгенә йөри.

Хәлиуллиннар гаиләсе рәхәтләнеп бергә вакыт үткәрә, гаилә бәйрәмнәре оештыра, табигатькә чыга, биредә үз куллары белән туган көнгә бүләкләр әзерлиләр. Гаилә девизы – һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә бер-береңә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International