Югары Ослан интернат-йортында яшәүче 20дән артык кеше скандинав йөреше белән шөгыльләнә

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында скандинав йөреше буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Көннәр матурлану белән, тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә яшәүчеләр зур рәхәтлек белән саф һава суларга, юллар буйлап йөрергә, язгы беренче чәчәкләргә сокланырга чыктылар.

«Скандинав йөреше – физик активлыкның универсаль төре, алдан әзерләнүне таләп итми, бу безнең тәрбияләнүчеләр өчен бик тә урынлы», – ди Ксения Хваткова.

Социаль хезмәт алучылар мондый күңел ачуны бик яраталар, алар зур күтәренкелек һәм яхшы кәеф алалар. Скандинав йөрешен парк ретриты буенча дәресләр белән бергә алып баралар.

Бу тернәкләндерү дәресләрендә 20дән артык социаль хезмәт алучы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International