Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре» дигән мини-тренинг үткәрделәр. Чара социаль хезмәтләр алучыларда гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.
Тренинг Халыкара гаилә көне турында сөйләшүдән башланды. Аннары катнашучыларга берничә уен һәм күнегүләр тәкъдим ителде. Социаль хезмәтләр алучылар мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки алар тормыш кыйммәтләрен актуальләштерергә ярдәм итә.
Тренингта җиде кеше катнашты.