13 май көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә аутизм спектры бозылган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен «Үсәбез» дигән тренинг уздырдылар.
Чара барышында ата-аналар балаларының яраткан уенчыклары турында сөйләделәр, балалар белән өйдә уйнау өчен яңа уеннар турында белделәр. Шулай ук чарада катнашучылар уеннар барышында килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча киңәшләр алдылар, үз балаларының үзенчәлекләре турында фикер алыштылар һәм уен – бала белән мөмкин булган дәрәҗәдә элемтәгә керүнең яхшы ысулы дигән нәтиҗәгә килделәр.