ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Туган ишегаллары» гаилә-сәламәтләндерү чаралары программасын тормышка ашыра. 

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучылар өчен гаилә бәйрәме – Сабантуй оештырды.

Ел башыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Гаилә елына багышланган «Игътибар визиты» акциясе башланды. Белгечләр «көмеш» волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар, шуның белән алар өчен бәйрәм, гаилә атмосферасы тудыралар.

Төмән шәһәренең «Профлидер» мәгариф үзәге социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының рәсми сайтлары, шулай ук аларның администраторлары арасында бөтенроссия интерактив конкурслар үткәрде.


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Азнакай районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Иминлек әлифбасы» темасына чара уздырдылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле белән берлектә уздырылган дәрестә балигъ булмаган балалар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Хезмәт гаилә династиясе – һәр тармакның горурлыгы. Татарстанның Мөслим муниципаль районындагы «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә шундый гаилә бар.

Чистай, Кама Аланы интернат-йортлары спортчылары һәм Менделеевск шәһәре спортчылары кергән «Татарстан-1» җыелма командасы Мәскәүдә Россия Махсус Олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасында республика исеменнән чыгыш ясады.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Макраме курчаклары – картаюны профилактикалау» дигән яңа технология кертелде. Социаль хезмәтләр алучылар ташландык материалдан курчаклар ясау өстендә эшлиләр. Психолог Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә алар энәләр кулланмыйча курчак бәйләү техникасын, төенчек һәм бәйләү техникасын өйрәнәләр.

26 майдан 26 июньгә кадәр наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча бөтенроссия айлыгы уза. Аның максаты – яшь буында наркоманиягә, токсикоманиягә, тәмәке тартуга һәм алкоголизмга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International