Ел башыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Гаилә елына багышланган «Игътибар визиты» акциясе башланды. Белгечләр «көмеш» волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар, шуның белән алар өчен бәйрәм, гаилә атмосферасы тудыралар.
Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне Хәбир Хәлилов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Социаль тармак белгечләре юбилярга кунакка килделәр һәм аны туган көне белән котладылар. Үзенең яшенә һәм кичергән авырлыкларына карамастан, Хәбир Хәлилов үзендә тормышка мәхәббәтне, рух күтәренкелеген һәм яхшылыкка ышанычны саклап кала алган. Ул яшьлеге турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Мондый очрашулар өлкән яшьтәгеләргә үз әһәмиятен тоярга, аларның эмоциональ халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә.