«Өмет» комплекслы үзәгендә наркотикларга каршы акция узды

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

26 майдан 26 июньгә кадәр наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча бөтенроссия айлыгы уза. Аның максаты – яшь буында наркоманиягә, токсикоманиягә, тәмәке тартуга һәм алкоголизмга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең яшь белгечләре «Без тормышны сайлыйбыз» акциясенә кушылдылар. Алар листовкалар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International