17 июньдә Бөгелмә шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре өчен цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык буенча дәрес үткәрелде. Чара Россия Цифрлар министрлыгының «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәт проекты кысаларында оештырылды.
Балаларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру, шашка белән кызыксынуны арттыру максатыннан 17 июньдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән яшьтәге гражданнар һәм приют тәрбияләнүчеләре арасында шашка турниры узды.
15 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуй узды. Чарада «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.
Бүген Югары Ослан районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының профилактика системасы субъектлары катнашында чираттагы утырышы узды. 11 балигъ булмаган бала тәрбияләүче өч күпбалалы гаиләгә сигнал карталары каралды.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә наркотиклардан файдалануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында «Наркотикларсыз тормыш»дигән наркотикларга каршы айлыкка кушылдылар.
17 июньдә Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясен кулланып дәрес үткәрде. Чара җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләрнең ялын оештыруга юнәлдерелгән.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән саф һавада спорт сәгате үткәрде. Халыкара спорт ярышлары турында әңгәмә, урам тренажерларында дәресләр, корнхолл һәм новус буенча турнирлар Казанда уза торган мөһим спорт вакыйгасына – БРИКС Уеннарына багышланды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Туган ишегаллары» гаилә-сәламәтләндерү чаралары программасын тормышка ашыра.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучылар өчен гаилә бәйрәме – Сабантуй оештырды.
Ел башыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Гаилә елына багышланган «Игътибар визиты» акциясе башланды. Белгечләр «көмеш» волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар, шуның белән алар өчен бәйрәм, гаилә атмосферасы тудыралар.