Азнакай районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Иминлек әлифбасы» темасына чара уздырдылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле белән берлектә уздырылган дәрестә балигъ булмаган балалар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Балаларга һәм аларның әти-әниләренә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча видеоролик күрсәттеләр, шуннан соң катнашучыларга мавыктыргыч биремнәр тәкъдим ителде: викторина, ребуслар, төркемнәр буенча табышмаклар чишү.