Хезмәт гаилә династиясе – һәр тармакның горурлыгы. Татарстанның Мөслим муниципаль районындагы «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә шундый гаилә бар.
Династиягә нигез салучы – Раиса Вильданова. Ул хезмәт эшчәнлеген 2000 елда социаль хезмәткәр булып башлый. Үзенең эш елларында Раиса Фатыйх кызы үзен тырыш, эшен яратучы хезмәткәр итеп күрсәтә. Бүген ул лаеклы ялда.
Әнисе эзләреннән Чулпан Рәхимҗанова да бара. 2021 елның мартыннан ул «Маяк» үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли.
«Тормышның төрле ситуацияләрен хәл итәргә туры килә, социаль хезмәткәр генә түгел, ә психолог, өлкән яшьтәге кешеләр өчен шәфкать туташы да булырга туры килә. Аларга игътибар, җылылык һәм аралашу кирәк», – дип сөйли Чулпан Рәхимҗанова.
Династиягә нигез салучының оныгы Гүзәл Закирова 2020 елдан юрисконсульт булып эшли башлый, ә 2021 елның гыйнварыннан «Маяк» үзәгенә социаль хезмәткәр булып урнаша.
Вильдановлар–Рәхимҗановлари–Закировлар династиясе үзенең тырышлыгы, намуслылыгы белән аерылып тора. Нәтиҗәле эш елларында белгечләр тәрбияләнүчеләрнең генә түгел, ә хезмәттәшләренең дә хөрмәтен яулаганнар.