Республика җыелма командасы Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Чистай, Кама Аланы интернат-йортлары спортчылары һәм Менделеевск шәһәре спортчылары кергән «Татарстан-1» җыелма командасы Мәскәүдә Россия Махсус Олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасында республика исеменнән чыгыш ясады. Чарада Россиянең 34 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Үзбәкстаннан 560тан артык спортчы катнашты.

Татарстан спортчылары җыелма командага алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International