ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Начар гадәтләр безгә дуслар түгел» дигән рәсем конкурсы оештырылды.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төсле ком белән рәсемнәр ясау буенча мастер-класс узды.

«Ни өчен балаларга мәхәббәт кирәк?» – Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар өчен «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубы дәресе шулай дип аталды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева үткәрде.

Татар авылларында җәй күңелле Сабантуйлардан башлана. Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә балаларга бәйрәм оештырырга булдылар. «Балалар кечкенәдән үк үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятенең үзенчәлеген, үз гаиләсенең тарихын белсеннәр», – диләр учреждениедә.


14
июнь, 2024 ел
җомга

28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Татарстанда чаралар 49 мәйданчыкта узачак. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын чыккан очракта гамәлләр», «Террорчылык акты янаган очракта гамәлләр», «Хезмәтне саклау» һәм пилотсыз очу аппараты ачыклаганда эш буенча планнан тыш инструктажлар үткәрелде.

13 июньдә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында татар милли бәйрәме – Сабантуй узды.

13 июньдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Үткәннең күләгәләре» кинолекторие үткәрде. Чара мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалауга, катнашучыларны балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү ысуллары белән таныштыруга, шулай ук балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләнең гомуми формалары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

14 июньдә «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль хезмәтләр хезмәткәрләрен котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов килде.

Ютазы районыннан махсус хәрби операциядә 130дан артык кеше катнаша. Районда берничә волонтер отряды оештырылган. Алар уртак максат белән берләштеләр. Мәктәп укучыларыннан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр волонтерлар саны арта бара. Алар кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Волонтерларның хезмәте һәм ярдәме – гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International