Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучылар өчен гаилә бәйрәме – Сабантуй оештырды.
Катнашучыларны милли бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар. Балалар һәм ата-аналар татар халык уеннарында, эстафеталарда шатланып катнаштылар. Программа татар биюләре һәм традицион милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.