Россиядә Гаилә елы кысаларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Туган ишегаллары» гаилә-сәламәтләндерү чаралары программасын тормышка ашыра. Программа нигезендә – «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе, ул балаларның психик һәм физик сәламәтлеген саклауга, тирә-юньдәгеләр белән адекват мөнәсәбәтләр төзүгә, коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
Әйтик, июнь аенда Казанның Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар һәм аларның социаль хезмәт күрсәтүдәге ата-аналары, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, «Гаилә җәе» спорт-уен программасы узды.
Бүлек белгечләре әйтүенчә, ишегалды уеннары баланың үз-үзен бәяләү дәрәҗәсен күтәрергә, ышаныч һәм аңлау атмосферасын булдырырга мөмкинлек бирә, ә ата-аналарны уртак ял итүгә җәлеп итү гаилә институтын ныгытуга, балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен, аралашу культурасын үстерүгә ярдәм итә.