Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән саф һавада спорт сәгате үткәрде. Халыкара спорт ярышлары турында әңгәмә, урам тренажерларында дәресләр, корнхолл һәм новус буенча турнирлар Казанда уза торган мөһим спорт вакыйгасына – БРИКС Уеннарына багышланды.
Интернат-йорт карамагындагылар катнашучы илләр һәм спортчылар саны, Уеннардагы спорт төрләре, җиңү өчен бүләкләр һәм призлы урыннар һ. б. турында белделәр.
Коллектив спорт белән шөгыльләнү «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән, ул физик активлыкны һәм кәефне арттыруны, өлкән буын гражданнарының гомер озынлыгын арттыруны күздә тота.