3 июльдә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бергә җыелып, күңелле бәйрәм үткәрделәр. Ансамбльдә булган «көмеш» волонтерлар һәм Гади Чаллы авыл мәдәният йорты вәкилләре бу чараны үз чыгышлары белән бизәделәр.
Инвалидларны эшкә кабул итү өчен эш урыннарын квоталау турындагы законнарның үтәлеше турындагы хисапны эш бирүчеләр «Россия эше» платформасы аша мәшгульлек хезмәте органнарына хисап чорыннан соң айның 10 нчы көненә кадәр, ай саен бирергә тиеш.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Мөгътәвәр Яркәев шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм авылдашлары килде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фоторамка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
3 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кем нәрсәгә сәләтле» дигән мавыктыргыч танып-белү чарасы уздырдылар.
3 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сак булыгыз, компьютер вирусы!» чарасы уздырылды.
Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Изотерапия» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.
Бүген Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналарга техник тернәкләндерү чараларын куллану мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр, тренажерларның эше белән таныштырдылар, аларны кулланырга өйрәттеләр.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Йога – алтын яшьтәге зирәклек» программасы уңышлы тормышка ашырыла.
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узды. Быел аны Россиядә Гаилә елына багышладылар.