Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фоторамка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә, кулларына катыргы, җилем, кайчылар алып, иҗат процессына керештеләр. Алар алдан ук открыткалар әзерләгәннәр иде, алардан ошаган рәсемнәрне кисеп, фоторамкаларны бизәделәр. Һәркем үз күңеленә хуш килгән декорны сайлады.
Ксения Хваткова сүзләренчә, мондый мастер-класслар социаль хезмәтләр алучыларда иҗатка кызыксыну уята һәм кулларның вак моторикасын үстерә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуны стимуллаштыра һәм, әлбәттә, һәркемгә үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.