3 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сак булыгыз, компьютер вирусы!» чарасы уздырылды.
Чараның максатлары: компьютер грамоталылыгын арттыру, яңа белемнәр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле күнекмәләр алу.
Пенсия яшендәге социаль хезмәтләр алучылар беренчел компьютер грамоталылыгы күнекмәләрен үзләштерделәр. Чара ахырында белгеч компьютер вируслары таралуны профилактикалау турында сөйләде.
Чарада ике кеше катнашты.