«Яңарыш» үзәгендә танып-белү чарасы уздырылды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

3 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кем нәрсәгә сәләтле» дигән мавыктыргыч танып-белү чарасы уздырдылар.

Социаль педагог Надежда Башкирова балаларга Гиннесс рекордлар китабы тарихы, анда язылган гадәти булмаган рекордлар турында сөйләде. Аннары балалар конкурс-номинацияләрдә актив катнашты, тамашачыларны ул үз номинациясендә иң яхшысы дип ышандырырга тырышты. Җиңүчеләр көчле алкышларга һәм татлы бүләкләргә лаек булдылар.

Мондый чаралар иҗади сәләтләрне үстерүгә, коллективта дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга, уңай кәеф булдыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International