Буа интернат-йортында яшәүчеләр йога белән шөгыльләнә

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Йога – алтын яшьтәге зирәклек» программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Бүген психолог Светлана Әймәтова саф һавада дәрес үткәрде. Аның максатлары – социаль хезмәтләр алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, гражданнарның социаль активлыгы һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр булдыру.

Йога белән системалы шөгыльләнү социаль хезмәтләр алучыларның тынычландыра, гармонияне арттыра. Социаль хезмәт алучылар дәресләргә бик теләп йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International