Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Изотерапия» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.
Социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә социаль хезмәткәрләр төрле рәсем техникаларын кулланалар: бармаклар белән рәсем ясау, нокталар буенча рәсем ясау, буяу. Изотерапия – деменцияне профилактикалау өчен эффектив ысул. Шулай ук рәсем ясау тискәре эмоцияләрне җиңәргә, нерв-психик киеренкелекне киметергә ярдәм итә.