Бүген Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналарга техник тернәкләндерү чараларын куллану мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр, тренажерларның эше белән таныштырдылар, аларны кулланырга өйрәттеләр.
Үзәктә хәрәкәт бозылулары булган балалар өчен төрле техник чаралар тәкъдим ителә: вертикализатор, төрле йөрү җайланмалары, Гросс тренажеры, ортопедик велосипедлар, аяк-кулларны эшләтү өчен тренажер, вестибулятор, «Паук» һәм «Экзобот» тренажерлары. Мондый тернәкләндерү чараларын сайлау һәр бала өчен аның функциональ халәтен исәпкә алып индивидуаль рәвештә башкарыла.