Яңа Чишмә интернат-йортында Сабантуй үткәрделәр

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

3 июльдә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бергә җыелып, күңелле бәйрәм үткәрделәр. Ансамбльдә булган «көмеш» волонтерлар һәм Гади Чаллы авыл мәдәният йорты вәкилләре бу чараны үз чыгышлары белән бизәделәр.

Интернат-йорт белгечләре традицион ярышлар оештырды. Бәйрәм бик күңелле узды, барлык катнашучылар бүләкләр һәм тәмле сыйлар алдылар.

Чара социаль хезмәтләр алучыларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруга, ватанпәрвәрлек һәм башка халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International