Арча интернат-йортында Сабантуй билгеләп үттеләр

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узды. Быел аны Россиядә Гаилә елына багышладылар.

Бәйрәмдә интернат-йортта яшәүче социаль хезмәтләр алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре генә түгел, ә чакырылган кунаклар да катнашты. Кунакларны чәк-чәк һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International