Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Ватанпәрвәрлек, мин аны ничек аңлыйм» дигән темага дәрес үткәрде. Чара «Яшь патриот» программасы кысаларында оештырылды.
Югары Ослан районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
19 июльдә «Логос» психология үзәге базасында «Кабат хокук бозуларны профилактикалау. Үз составында иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чараларына хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган гаиләләр белән эшләү» темасына стажировка мәйданчыгының чираттагы утырышы булып узды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара шахмат көненә багышланган чара узды.
Татарстан Республикасы Балтач районының Чепья авылыннан Андрей һәм Светлана Андреевлар йортында бәхет башка күп кенә яшь гаиләләрдәгегә караганда берничә мәртәбә күбрәк –әти-әни өч искиткеч ул тәрбиялиләр.
18 июльдә Югары Суыксу авылының өлкән яшьтәге кешеләре диспансерлаштыру үтү өчен Тукай район хастаханәсенә китерелде.
Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Табигать белән гармониядә» гаилә ял көннәре» дигән чара үткәрелде. Чара балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм әйләнә-тирә мохит белән экологик грамоталы хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
18 июльдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. ДФК буенча инструктор Лариса Шәрипова «FIT 5 – Яхшы физик форма» Махсус Олимпиада программасы буенча яхшы физик формага ирешү һәм организмны сәламәтләндерү турында сөйләде.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре тарафыннан даими рәвештә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатына контроль ясала.
Яздан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, яшелчә яратучылар, теплицаларда эшләделәр. Шытып чыкканнан алып беренче уңышка кадәр алар яшелчә түтәлен бик әйбәтләп карадылар.