Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Ватанпәрвәрлек, мин аны ничек аңлыйм» дигән темага дәрес үткәрде. Чара «Яшь патриот» программасы кысаларында оештырылды.
Балалар белән кеше кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрделәр, шуларның берсе – Ватан. Аннары катнашучылар иҗади биремне үтәделәр. Чара азагында ватанпәрвәрлек темасына дискуссия үткәрелде.
Оештыручы сүзләренчә, мондый дәресләр социаль хезмәтләр алучыларда патриотлар һәм үз иленең лаеклы гражданнары булырга ярдәм итә торган характер сыйфатларын формалаштыра.