Бәхет гаиләдә

2024 елның 19 июле, җомга

Татарстан Республикасы Балтач районының Чепья авылыннан Андрей һәм Светлана Андреевлар йортында бәхет башка күп кенә яшь гаиләләрдәгегә караганда берничә мәртәбә күбрәк –әти-әни өч искиткеч ул тәрбиялиләр.

Светлана «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә няня булып эшли. Ул хезмәт сөючән, ачык йөзле, һәрвакыт сабырлык һәм нәзакәтлелек күрсәтә. Социаль хезмәт алучыларның һәрберсе белән уртак тел таба. Андрей ветеринария табибы булып эшли.

Быел Андреевлар гаиләсе 20 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

«Чын гаилә – ул бер-береңә аерым мөнәсәбәт, мәхәббәт, үзара хөрмәт, ярдәм. Бергә яшәгән еллар эчендә без моңа берничә тапкыр инандык, һәм бу тәҗрибәне балаларыбызга тапшырырга тырышабыз», – дип уртаклаша ир белән хатын.

Уңышлары белән балалары да сөендерә. Олы уллары Роман аграр көллиятендә укый. Павел күптән түгел генә БДИны яхшы балларга тапшырган, шулай ук укырга керергә әзерләнә. Икесе дә кул көрәше белән шөгыльләнә. Кече уллары Савва беренче сыйныфка бара. Бакчада ул каратэ түгәрәгенә йөргән.

«Ялга бергә йөрибез, дуслар белән очрашабыз, кызыклы урыннарга барабыз, бигрәк тә бөтен гаиләбез белән балыкка йөрү ошый. Тату һәм аңлый торган гаилә булганда, тормышны бәхетле дип атарга була», – ди Светлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International