18 июльдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. ДФК буенча инструктор Лариса Шәрипова «FIT 5 – Яхшы физик форма» Махсус Олимпиада программасы буенча яхшы физик формага ирешү һәм организмны сәламәтләндерү турында сөйләде.
Шулай ук үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен эш планы төзелде. Ул әниләргә һәм әтиләргә организмны дөрес ныгытырга һәм баланың физик сәләтләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Дөрес туклану нигезләренә аерым игътибар бирелде.