Буа интернат-йортында яшәүчеләр кыяр тозлыйлар

2024 елның 19 июле, җомга

Яздан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, яшелчә яратучылар, теплицаларда эшләделәр. Шытып чыкканнан алып беренче уңышка кадәр алар яшелчә түтәлен бик әйбәтләп карадылар.

Бүген социаль хезмәтләр алучылар рәхәтләнеп түтәлдән өлгергән кыярларны җыйдылар. Традиция буенча «Аш-су клубы» түгәрәге дәресендә кыяр тозладылар. Бу  монда яшәүчеләрнең яраткан ризыгы, алар аны җиңел һәм рәхәтләнеп әзерлиләр.

«Шыгырдап торган хуш исле кыяр җәй, кояш һәм җылылыкны хәтерләтә», – ди социаль хезмәтләр алучы Надежда Машина.

Дәреснең максаты – социаль хезмәтләр алучыларның хезмәт һәм кулинария күнекмәләрен торгызу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International