Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр турнирда катнашты

2024 елның 19 июле, җомга

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара шахмат көненә багышланган чара узды. Социаль хезмәт алучылар уенның тарихын кызыксынып тыңладылар, «Фигураны бел» викторинасында, «Сүзне әйт» конкурсында катнаштылар, шахмат фигуралары пазлын җыйдылар. Аннары турнир булды. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы шахматчылар дип Анатолий Коптелов, Марсель Миңнегәрәев һәм Валерий Варламов танылды.

Шашка буенча турнирда лидерлар өчлеге түбәндәгечә: Владимир Зыков, Галина Барабошкина, Феликс Ермолаев. Турнирда катнашучыларның барысы да татлы призлар һәм уңай хис-кичерешләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International