Югары Ослан районында 55 кешегә озак вакытлы карау хезмәте күрсәтелә

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Югары Ослан районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгечләр укулар уза, тәрбияләүнең яңа технологияләре кертелә. Шуның нәтиҗәсендә сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтү һәм һәр тәрбияләнүчегә индивидуаль якын килү тәэмин ителә.

19 социаль хезмәткәр өйдә хезмәт күрсәтә. Өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча социаль хезмәткәрнең бурычлары шактый киң, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге гражданның мохтаҗлык дәрәҗәсен, аның сәламәтлек торышын исәпкә алып төзелә. Социаль хезмәтләргә түбәндәгеләр керә: социаль-көнкүреш хезмәтләре, социаль-медицина хезмәтләре һәм коммуникатив потенциалны арттыру максатларындагы хезмәтләр.

Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 135 граждан тора, озак вакытлы карау системасы кысаларында 55 кеше социаль хезмәтләр ала. Әлеге тәрбияләнүчеләрнең хәрәкәт һәм коммуникатив потенциалын күтәрү өчен, социаль хезмәткәрләр көн саен алар белән төрле күнегүләр үткәрәләр. Барлык социаль-тернәкләндерү чаралары кулларның вак моторикасын үстерүгә, саклауга һәм торгызуга, деменцияне һәм башка яшь проблемаларын кисәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International