18 июльдә Югары Суыксу авылының өлкән яшьтәге кешеләре диспансерлаштыру үтү өчен Тукай район хастаханәсенә китерелде.
2024 ел башыннан Тукай район хастаханәсенә гражданнарны китерү буенча ашыгыч социаль хезмәт Тукай муниципаль районында яшәүче 1 140 өлкән яшьтәге гражданга күрсәтелгән. Гражданнарны илтү район үзәк хастаханәсе белән килештерелгән график нигезендә башкарыла.