Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә беренче сыйныф укучылары өчен ел саен үткәрелә торган «Тиздән мәктәпкә» бәйрәме уздырылды. Балалар мәктәп темасына конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, туган якка мәхәббәт һәм Россия һәм Татарстан символикасы турында сөйләштеләр.
Тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Илшат Гарифуллин, профсоюз комитеты рәисе Марина Чумакова котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Булачак укучыларга бүләкләр тапшырылды. Профсоюз комитеты хезмәткәрләрнең балаларына мәктәп кирәк-яраклары алуга сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәм кондитер Ангелина Чадаева үткәргән мастер-класс белән тәмамланды.