Агымдагы елның июленнән Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аяк киеме ремонтлау һәм тегү буенча балалар остаханәсе» проекты гамәлгә ашырыла. «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды проекты Президент грантлары фондыннан финанс ярдәме алган.
Проектның максатлары: приютта тәрбияләнүче 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга социаль-хезмәт яраклашуында ярдәм итү, хезмәт эшчәнлегенә тарту аша аларның һөнәри компетенцияләрен киңәйтү, аяк киеме тегү һәм ремонтлау буенча остаханә булдыру юлы белән иҗади потенциалны үстерү.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында педагогларны һәм «Наз» приютында тәрбияләнүчеләрне аяк киемнәрен ремонтларга һәм тегәргә, кием һәм сумкаларны гади генә ремонтларга өйрәтү оештырыла. Педагогларны укыту һәм тәрбияләнүчеләр белән беренче мастер-классларны татар аяк киеме ясау остасы Илдар Шәйхетдинов үткәрә. Проектта катнашучылар читек җөйләре техникасы белән танышалар, милли сәнгать, татар орнаменты һәм бизәкләре үзенчәлекләре турында беләләр, булачак эшләнмәләрнең дизайнын һәм эскизларын эшләргә өйрәнәләр, эскизлар белән шәһәр һәм район чараларында катнашалар.
Проектны гамәлгә ашыру өчен сәнәгать тегү машинасы һәм аңа картерлы өстәл, икеләтә хәрәкәтләнә торган яссы тегү машинасы, «Версаль» машинасы, шулай ук металл фурнитура урнаштыру өчен пресс (станок), насадкалар һәм фурнитура, натураль күн, энәләр, җепләр һәм башка инвентарь һәм чыгым материаллары сатып алу планлаштырыла.