Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәгълүмати сәгать уздырдылар

2024 елның 13 августы, сишәмбе

13 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Рушания Сольвар «Шәхси мәгълүматлар куркынычсызлыгы» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде. Төп максат – гражданнарга мошенникларның иң киң таралган схемалары турында хәбәр итү.

Чарада өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар катнашты. Аларга Интернетта үзләренең шәхси мәгълүматларын ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Әңгәмә барлык тыңлаучылар өчен дә файдалы булды.

Ахырда белгеч «Шәхси мәгълүматларны яклау», «Социаль челтәрләрдә шәхси мәгълүматны чикләү» дигән буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International