«Чишмә» үзәгендә «Җәмгыятьтә закон» дәресе үткәрелде

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы «Ата-аналар җинаятьчелексез, көч кулланусыз һәм наркотикларсыз башка дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге ярдәмендә балигъ булмаганнар белән «Җәмгыятьтә закон» дигән чара үткәрде. Беренче танышу чарасы «Киләчәк» яшьләр үзәге базасында оештырылды.

Чараның максаты – әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Белгечләр балалар өчен аңлаешлы формада җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Чара җинаятьләрне профилактикалау үзәгеннән алынган материалны карау белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International