«Ветеран» үзәге МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын тернәкләндерү буенча эш дәвам итә.

Психолог Ванира Гыйльманова кабинетында психологик ярдәм алганда, Мөнирә Абибуллаева ике улының МХОда катнашуы турында сөйләде. Күпбалалы ана ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, алар югары әхлаклы, традицион һәм рухи кыйммәтләрне уртаклашучы, Ватанны саклауга әзер шәхесләр булып үскәннәр.

«Ветеран» үзәгендә даими нигездә МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына социаль-психологик һәм социаль-медицина ярдәме күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International