Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өстәл сервировкасы» социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес узды. Әлеге дәресләрнең төп максаты – яшьләрне мөстәкыйль тормышка әзерләү.
Дәрес нейрогимнастикадан башланды. Көндезге тору бүлеге психологы катнашучылар берничә күнегү үткәрде. Чара барышында бүлекчә белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә иртәнге, төшке һәм кичке ашка ашханә приборларын дөрес урнаштыруга карата төп таләпләр турында фикер алыштылар. Шулай ук этикетның нәрсә икәнен искә төшерделәр, презентация карадылар. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен яшьләргә иртәнге ашка өстәл әзерләргә тәкъдим ителде.