Җәлил интернат йортына – 45

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

10 августта Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының 45 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Тантананың мәртәбәле кунаклары: Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры Рияз Комаров, шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова, Сарман районы Ветераннар советы рәисе Асылъяр Харисов, Сарман районы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе вәкилләре һәм хәйрияче Марина Власова.

Интернат-йорт хезмәткәрләренә һәм ветераннарына грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Җәлил мәдәният сарае коллективы бәйрәм программасы әзерләгән иде.

Чара азагында кунакларга интернат-йортта яшәүчеләр ясаган зур булмаган сувенирлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International