Министрлыкта ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында фикер алыштылар

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта булачак VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле мәсьәләләр буенча территориаль органнар һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Һәр граждан, үзенең физик мөмкинлекләренә карамастан, сайлауларда катнашырга һәм үз ихтыярын ирекле белдерергә хокуклы булырга тиеш. Моның өчен сайлаулар процессы турында мәгълүмати эш алып барыла, сайлау участоклары һәркем өчен ачык булсын өчен шартлар тудырыла, тавыш бирү өчен махсус чаралар бирелә.

Министр Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, аз хәрәкәтләнүче сайлаучыларга аларның сайлауларда катнашу хокуклары һәм мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү һәм бу категория гражданнар өчен тавыш бирү процессын оештыруда ярдәм күрсәтү мөһим, шул исәптән өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International