ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 47207 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерәләр.
2 нче августтан алып 8 нче августка кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 97 кеше эштән киткән.

8
август, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстанда республиканың хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар буенча төбәк программасын тормышка ашыру дәвам итә. Бу елны эш бирүчеләр тарафыннан инвалидлар өчен 352 эш урыны булдыру күздә тотыла. Шулай ук бу программа кысаларында күп балалы һәм гарип балалар тәрбияләүче ата-аналарга да хезмәт урыннары булдырылачак.
“Казан әниләре” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәге “Күңелле батут” дип исемләнгән чираттагы бәйрәм уздырырга җыеналар.

6
август, 2012 ел
дүшәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында яңа опция барлыкка килде. “Инвесторлар, сезгә” дип исемләнгән чираттагы баннер республикада гамәлгә ашырылган яки эшләп китәчәк инвестпроектлар өчен кадрлар эзләү процедурасын  җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. 
Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм рәхимсезлекне кисәтү максатыннан “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кинотренинг элементлары кергән дәрес уздырдылар. Чарада 9-12 яшьлек 19 бала катнашты.
 
 “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 2012 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә республикабызда түбәндәге көннәр эшсез ял көннәре булып саналачак:
-       Татарстан Республикасы көне – 30 август
-       Ураза бәйрәме

3
август, 2012 ел
җомга
Кичә Балтач районынның Чутай авылында яшәүче Маһинур Гайфетдинованы туган көне белән тәбрикләделәр. Ул бу көнне 90 яшен тутырды.

2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Яшүсмерләрнең җәйге каникуллар вакытында мәшгульлеген оештыру кысаларында агымдагы елның июнь-июль айларында Нурлат халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 192 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International