Балтачта өлкән яшьтәгеләрне юбилейлары белән котлыйлар

2012 елның 3 августы, җомга
Кичә Балтач районынның Чутай авылында яшәүче Маһинур Гайфетдинованы туган көне белән тәбрикләделәр. Ул бу көнне 90 яшен тутырды. РФ Президенты В.В.Путин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, социаль яклау бүлеге рәисе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авылы җирлеге җитәкчесе Альфред Әхмәтханов һәм ветераннар советы председателе Дамир Габдрахманов тәбрик итте. Ветеранга чәчәкләр, плед, одеяло һәм азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырдылар.
Маһинур апа озак еллар күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. Шуның өчен бу көнендә аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә дип “Кызыл Юл” авыл хуҗалыгы кооперативы Фердинант Хәйруллин да килгән иде. 
Маһинур Гайфетдинова аны котларга килгән һәркемгә игътибарлары, бүләкләре өчен рәхмәт җиткерде. Аны РФ Президенты исеменнән котлаулары өчен ул аеруча шат иде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International