Татарстанда һәр эшсезгә 2 дән артык вакансия туры килә

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә.  2 нче августтан алып 8 нче августка кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек  үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 1,1%ка кимегән. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 23495 кеше исәпләнә. Һәр эшсезгә 2 дән артык  вакансия туры килә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 47207не тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International