Министрлык сайтында хезмәткәрләргә “заказ” бирергә мөмкин

2012 елның 6 августы, дүшәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында яңа опция барлыкка килде. “Инвесторлар, сезгә” дип исемләнгән чираттагы баннер республикада гамәлгә ашырылган яки эшләп китәчәк инвестпроектлар өчен кадрлар эзләү процедурасын  җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Алдагы биш елга хезмәткәрләргә булган ихтыяҗын күрсәткән сорау язуын әле теркәлү узмаган инвесторлар да калдыра ала.
Әлеге мәгълүмат ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан инвесторның кадрларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан ТРның хезмәт ресурсларын бүлеп урнаштырганда искә алыначак.
Инвесторларга, үзләре хакында ишеттерер өчен, “Инвесторлар, сезгә” дип исемләнгән баннерга керергә, һәм шунда язылган инструкция буенча эшләргә кирәк: үз компьютерыңда файлны сакларга, Мicrosoft Excel настройкаларында макросларны җибәрү өчен ризалык куярга. Программа эшләп киткәч, форманың кырларын тутырырга кирәк: инвестор, инвестицион проектның уршакан урыны, инвесторның ИННы, ОКПДТРга тәңгәл рәвештә һөнәр исеме, 5 елга булган кадрларга ихтыяҗ күләме турында язарга.
Төрле профильдәге профессионаллар кирәк булган очракта, “Яңа һөнәр” дигән кнопкага басарга. Барлык һөнәрләрне дә билгеләп бетереп, “Почта буенча җибәрергә” дигән кнопкага басканнан соң, хат министрлык белгечләренә анализга җибәреләчәк.
Баннер министрлыкның рәсми сайтындагы төп биттә урын алган: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/index.htm. Барлык кирәкле мәгълүматны исә http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=427495&pub_id=129566 ссылкасы буенча карарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International