Түбән Камада урнашкан “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә балигъ булмаганнар арасында агрессияне кисәтү буенча чаралар үтә

2012 елның 6 августы, дүшәмбе
 

Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм рәхимсезлекне кисәтү максатыннан “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кинотренинг элементлары кергән дәрес уздырдылар. Чарада 9-12 яшьлек 19 бала катнашты. Алар барысы да авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр иде. Чараның максаты: үз-үзеңне агрессив тотуның төрле формаларын булдырмау, кисәтү.

Дәрес балаларның яллары хакындагы әңгәмәдән башланып китте. Кызганыч, алар җәйге каникулларны файдалы итеп кенә уздырмыйлар икән шул, күбесе “Уеннар, триллер, сугыш кинолары карап утырам”, - дип тә җавап бирде.

Бу көнне балаларга “Виртуаль агрессия” дигән документаль фильм да күрсәттеләр.  Аннан соң кинолардагы көчләү, кан коеш кебек күренешләрнең кеше психикасына булган тискәре йогынтысы турында сөйләп киттеләр.

Дәрес ахырында балаларга рефлексия үткәрелеп, һәрберсенә “Минем сайлау” дигән искәрмәләр дә таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International